Биоресурслар буенча комитет «Кырлай» паркы тирәсенә «экспертиза» турында аңлатма бирде
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты элеккеге «Кырлай» паркы территориясендә уздырылган бәйсез биологик тикшеренүгә карата аңлатма бирде. Әлеге урында Җәмигъ мәчете төзергә планлаштырыла.
Күршедәге торак комплексларда яшәүчеләр заказы белән үткәрелгән тикшеренүдә әйтелгәнчә, төзелеш «янәшәдәге кыйммәтле биологик участокларга» зыян китерергә, шулай ук «гидротехник корылмалар өчен куркынычка әйләнергә» мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Элеккеге «Кырлай» паркы территориясендә корылмалар булу, шулай ук гражданнарның монда актив килүен һәм кулланылуын исәпкә алып, биредә нинди дә булса хайваннарның һәм үсемлекләрнең әһәмиятле төрләре булуы мөмкин хәл түгел», – диелә Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте аңлатмасында.
Искәртеп узабыз, элеккеге «Кырлай» паркы территориясендә уздырылган бәйсез тикшеренү нәтиҗәләре шушы көннәрдә чыкты. Анда түбәндәге вердикт язылган: бу урында Җәмигъ мәчетен төзү куркыныч. «Татар-информ» бу нәтиҗәнең гаделме һәм аның заказчылары чыннан да биредә яшәүчеләрме икәнен ачыклады.
- Җәмигъ мәчетен элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзиячәкләр. Ул 10 меңләп кешене кабул итә алачак. Булачак дини корылманың нигезенә беренче ташны 20 майда салдылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары конкурсында Казан һәм Мәскәү конкурсантлары җиңде.