Министрлар Кабинеты шәһәр читендәге балалар лагерендә ял итүнең бер көнлек бәясе раслады
Татарстанда 2023 елда балалар һәм яшьләр ялын оештыруга норматив чыгымнарны расладылар. Шәһәр читендәге лагерьдә бер көн яшәү бер кеше өчен 1081 сум булачак. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда язылган.
Палаткалы лагерьдә смена өчен норматив чыгым бер кешегә 1052 сумны тәшкил итә. Кара диңгез буенда профильле смена 2085,76 сум тора. Санаторий-курорт оешмаларында бер көнгә норматив 1512,49 сумнан артмаячак.
Иң түбән бәяләр мәктәпләрдәге көндезге лагерьләр һәм хезмәт һәм ял лагерендә – 235,73 сум. Югары уку йортларында физкультура-сәламәтләндерү чараларында бер көн 219,02 сум була.
Искәртеп үтик, Татарстан Министрлар Кабинеты республикада 2023 елга балалар бакчасына түләүнең иң югары бәясен дә раслады. Атнасына алты көн тәүлек әйләнәсе эшли торган балалар бакчасы өчен әти-әниләр 5 меңнән күбрәк акча түләячәк.