Миңнеханов һәм Догузова Татарстанның туризм тармагын үстерү турында сөйләште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростуризм башлыгы Зарина Догузова белән очрашты. Чара Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында булды, дип сөйләде республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Әңгәмәдә республиканың туризм тармагын үстерү перспективалары һәм мәсьәләләре каралган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы президиумының илдәге туризмны үстерүгә багышланган утырышын оештыру мөһимлеген дә билгеләп үтте.
Баштарак Кремльдә хәбәр итүләренчә, Көнчыгыш икътисад форумындагы утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздыра.