КФУ профессоры Казанда сентябрьдә булачак аномаль салкын һава торышы турында кисәтте
Айның алдагы декадасында Казанда һава температурасы нормадан якынча дүрт градуска түбән булачак. Инде хәзер үк уртача тәүлеклек температура 10 градусны тәшкил итә, бу климатик нормадан 4-5 градуска түбән һәм күбрәк октябрь башындагы температурага туры килә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Безнең шәһәрдә сентябрьдә уртача айлык температура климатик нормадан түбән булачак һәм 11,7 градусны тәшкил итә. Явым-төшемнәр 52 мм күләмендә явар дип көтелә», – диде ул.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә төньяк җилләре республикага салкын һәм яңгырлы һава торышы алып киләчәк, һава температурасы төшүен дәвам итә. 7-8 сентябрьдә төнлә 2-8 градус, ә көндез 9-14 градус җылы була. Тулаем алганда, температура нормадан 6-7 градуска түбән. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 һәм 10 сентябрьдә дә салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак.