Рамил Әйбәтов Чирмешән районының яңа башлыгы итеп билгеләнде
Рамил Әйбәтов Чирмешән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров район советының чираттан тыш утырышында шул хакта хәбәр итте.
Сәфәров Рамил Әйбәтовның Чирмешән районы өчен чит кеше булмавын искәртте. Ул Бәркәтә авылында туып үскән. Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем алганнан соң тугыз ел буе туган ягындагы предприятиеләрдә («Победа» совхозының баш инженерыннан алып «Алга» авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисенең беренче урынбасарына кадәр) эшләгән.
«Соңгы 10 елда аның хезмәт эшчәнлеге Чирмешән автотранспорт предприятиесен җитәкләү белән бәйле. Аның шактый җитди уңышларга ирешүен дә әйтергә кирәк», - дип искәртте Сәфәров.
Моннан тыш, Рамил Әйбәтов Татарстан Республикасы Президенты идарәче кадрлар резервы программасы буенча һөнәри әзерлек узган.
«Җитәкчеләр, депутатлар корпусы һәм район халкы белән берлектә бердәм команда булып эшләрбез дип өметләнәм», - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы.
Шунысын да искәртик: Чирмешән районының элеккеге башлыгы Фердинат Дәүләтшин, яңа эшкә күчү сәбәпле, вакытыннан алда үз вазифасыннан китте.