Илдар Таҗетдинов Балык Бистәсе районы башлыгы вазифасыннан китүе турында белдерде
Татарстанның Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, башка эшкә күчү сәбәпле, муниципалитет җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында игълан итте. Район советының чираттан тыш утырышында ул шулай дип белдерде.
«Республика җитәкчелеге белән килештереп, мин башка эшкә күчү турында карарга килдем», - диде Таҗетдинов.
Татарстан Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров хәбәр иткәнчә, Таҗетдинов «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары вазифасын биләячәк.
Илдар Таҗетдинов 2018 елның 14 сентябреннән Балык Бистәсе районы башлыгы булып эшләде.