Анна Попова коронавирусның яңа куркыныч вариантлары әлегә ачыкланмавы турында белдерде
Коронавирус инфекциясенең яңа куркыныч вариантлары әлегә ачыкланмаган, әмма вирусның алга таба үзен ничек тотачагы хакында беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Көнчыгыш икътисади форумында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Әлегә ниндидер яңа куркыныч вариантлар юк, әмма вирусның алга таба нәрсә «планлаштыруы» хакында беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Әйтик, беренче ВА.4 варианты Россиядә февральдә үк ачыкланды, ә эпидемиологик вазгыятьне бу вариант инде апрель аеннан соң ук көчәйтеп җибәрде», - диде Попова.
Көнчыгыш икътисади форумы 5-8 сентябрьдә Владивостоктагы Русский утравында Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусы территориясендә уза. Форумның генераль мәгълүмати партнеры – РИА Новости агентлыгы.