Казанда грипп һәм коронавирустан тәүлек әйләнәсе прививка ясатырга мөмкин
Казанда яшәүчеләр грипп һәм коронавирустан тәүлек әйләнәсе прививка ясата ала. Төнлә, 20.00 сәгатьтән 7.30 сәгатькә кадәр, вакцинацияне 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә (Чуйков урамы, 54, 3 нче терминал) үткәрәләр.
Көннең көндезге вакытында сырхауханәләрдә һәм «Южный» сәүдә үзәгендәге мобиль пунктта вакцинацияләнергә мөмкин. Биредә прививкаларны 10:00 дән 19:00 гә кадәр ясыйлар, дип хәбәр итәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсендә.