Олы Кайбыч авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды
Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.
Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр һәм нәниләрнең сөенечен уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм ремонт эшләрен башкарган «Заман» җәмгыяте директоры Равил Җәләлиев килде.
2004 елда кулланылышка тапшырылган бинага моңарчы бер дә капиталь ремонт үткәрелмәгән булган. Ун ел элек түбәсен, тәрәзәләрен, подвалда канализация системасын алыштырганнар. Узган ел бинаны заманча материаллар белән тышладылар. Быел исә эчке яктан стеналарны яңадан штукатурлаганнар, идәннәр, ут системасы тулысынча алыштырылган, киенү-чишенү бүлмәләрендә җылы идәннәр ясаганнар, начар булган ишек-тәрәзәләр урынына яңаларын куйганнар, икенче катка менү баскычы, янгын сүндерү системасын яңартканнар, ай дәвамында яңа җиһазлар да кайтып бетәргә тиеш, өр-яңа челтәрләр тектергәннәр, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу ремонтның бик кирәк булуын, моңа Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән ирешүләрен әйтте.
«Иң мөһиме, балаларыбызга уңай шартлар тудырылды. Бина җылы, якты, уңайлы. Ныклы тәрбия бирү өчен мөкинлекләр җитәрлек. Телләр өйрәтү юнәлешендә дә җитди эш алып барырга кирәк. Балалар татарча да, русча да яхшы белергә тиеш», – диде ул.
Балалары өчен уңай шартлар тудырылуына әти-әниләр дә канәгать. Җиде бала әнисе Гүзәл Гыйниятуллина алты яшьлек кызы Мәрьям һәм биш яшен тутыручы улы Йосыфны «Миләшкәй»гә урнаштыру өчен гариза язарга килгән.
«Өч ел буе балалар өйдә генә булды. Шул вакыттан соң бүген беренче мәртәбә бакча ишекләрен ачып кердем һәм мондагы үзгәрешне күреп сокландым. Матур, чиста, иркен балалалар бакчасына киләсе генә килеп тора. Улым белән кызым, кайчан барабыз инде, дип, монда китергәнне түземсезлек белән көтәләр», – диде ул.