Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2022

Социаль проектлар белән шөгыльләнүчеләрне Президент премиясенә бәйгедә катнашырга өндиләр

0
Социаль проектлар белән шөгыльләнүчеләрне Президент премиясенә бәйгедә катнашырга өндиләр

Татарстанда социаль-иҗтимагый тормышка үз өлешен кертүчеләр Татарстан Президенты премиясенә дәгъва кыла ала. Бүген төрле елларда социаль юнәлешле проектлары өчен шул премиягә лаек булганнар белән очрашу узды.

«Соңгы елларда район-шәһәрләрдә коммерцияле булмаган сектор үскәнен сизәбез. Быел «Коммерцияле булмаган секторны үстерү һәм ярдәм итү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы» проектын гамәлгә ашыра башлыйбыз. Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Алабугада һәм Баулыда Президент премияләре лауреатлары инде бар», - диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Бәйгедә бер проект белән генә катнашып булмавына ишарәләделәр, бу еллар дәвамында системалы эш булырга тиеш. «Бу эш тәҗрибәсенә ихтыяҗ булган һәм хакимият органнары тарафыннан хупланган, муниципаль берәмлектә билгеле оешма булырга тиеш», - диде Зилә Вәлиева. Ул быелгы конкурс тагын да кызыклырак исемнәр ачуына, конкурсның географиясен киңәйтүенә ышанычын белдерде.

Иҗтимагый палата рәисе әйтүенчә, республикада 6,5 меңгә якын иҗтимагый коммерцияле булмаган оешма бар, шуларның 2,5 меңе – Казанда. Ул коммерцияле булмаган сектор социаль сәясәтнең үзәгендә булуын ассызыклады. Бу сәламәтләндерү, спорт, белем бирү, патриотик тәрбия, милләтара татулык юнәлешендәге оешмалар булырга мөмкин.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

Бәйге 26 августтан 29 сентябрьгә кадәр уздырыла. Премиягә башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, шәһәр-районнарның иҗтимагый советлары, коммерцияле булмаган сектор дәгъва кыла ала. Зилә Вәлиева бәйгедә актив катнашырга өндәде. «Кемдер сузып йөреп, соңгы моментта гына исенә төшә. Кемдер әле ул премиягә үсеп җитмәдек, ди, төрлечә әйтүчеләр бар, ләкин чыннан да планка югары», - диде.

Зилә Вәлиева ел саен сигез премия бирелүен әйтте – 250 мең сум күләмендәге өч персональ премия һәм 400 мең сум күләмендә оешмаларга каралган биш премия. Теләге булганнарга Батурин, 7 А адресы буенча Иҗтимагый палатага документларны 29 сентябрьдән дә соңармый тапшыру зарур.

Узган елгы лауреатлардан бүген «Ярдәм» хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм буенча Анжела Вавилова исемендәге Республика хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко, «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, «Татарстанда ятим балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр» оешмасы җитәкчесе Светлана Елакова һәм башкалар катнашты.

Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов үзе өчен социаль юнәлешне эшнең әһәмиятен әйтте. «Безнең эш балаларның һәм олыларның авыр тормыш этаплары белән бәйле. Без проводниклар кебек – бик авыр, үлем хәлендәге пациентларны бу тормыштан икенчесенә озатабыз. Яшәрләренә инде бик аз калган кешеләрнең соңгы көннәре күңеллерәк узсын дип, күңелләрен күтәрергә тырышабыз», - диде.

Ул балаларның хыялларын тормышка ашырып, аларны катерда, самолетта йөрткәннәрен, хәтта юлбарыс баласын да алып килгәннәрен искә төшерде. Бер баланың юлбарысны сыйпап карау теләге булган. Ә күптән түгел Әлмәттән ун яшьлек авыру малайның хзыялын тормышка ашырганнар – һава шарында йөрткәннәр.

«Ул чакта баланың ничек сөенгәнен күрсәгез... Хәзер ул авыр хәлдә реанимациядә», - диде Владимир Вавилов.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

В БРХК прошел Урок памяти Булата Окуджавы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро


Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Динамо

"Динамо" вышло на первое место в РПЛ за два тура до финиша



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России