Башкортстанда югары түрәләрне саклауга ел ахырына кадәр 2,5 млн сум тотачаклар
Кырмыскалы районы Вязовка авылы янында, Уфадагы ике урамда һәм түрәләр яши торган "Айгөл" кунакханәсендә тикшереп уздыру капкалары булачак диелә. Хезмәткәрләр ул урыннардагы кешеләрнең иминлеген сакларга, гадәттән тыш хәл чыкса, аларны эвакуацияләргә тиеш булачак.