Алабугада рәссам Иван Шишкинның гадәти булмаган портретын ясаганнар
Алабугада рәссам Иван Шишкинның портретын чыршы күркәләрен ясаганнар. Аның авторлары — Яр Чаллыдан Антон Кошкин һәм Татьяна Фаттыхова. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
«Портретны ясау фикере очраклы гына пәйда булды. Мин иптәшемә кишәрлекне күркәләрдән чистартырга булыша идем. Алар берничә капчык җыелды, ташларга кызганыч булды. Яр Чаллыдагы рәссам иптәшем Татьяна Фаттыховага шалтыраттым. Фикеремне аның белән бүлештем һәм ул миңа аны чынга ашырырга ризалашты. Нигез итеп, Иван Крамской ясаган портретны алырга булдык», — дип сөйләде Антон Кошкин.
Ике атна дәвамында Татьяна Фаттыхова җентекләп эшли. Башта кара һәм көрән буяулар белән Иван Шишкинның монохром портреты ясала. Аннары күркәләрне таратып, төсләренә карап, кулдан ябыштыралар.
«Күркәләрнең караңгы төстәгедән яктысына хәтле берничә төсмере бар. Портреттагы кара урыннарга караңгы төстәге өлешләре, көрән урынга — яктылары ябыштырылды. Әлбәттә, мәшәкатьле, ләкин бик кызыклы. Башта портретны ясарга кирәк»,— ди Татьяна Фаттыхова.
Бүген картина Иван Шишкин музей-йортының җәйге ишегалдында тора. Туристлар, шәһәр кунаклары әлеге портретка соклана, янында фотога төшә, диелә хәбәрдә.