«Тарлан» фильмы Казан кинофестиваленең «Тамашачы мәхәббәте» призын яулады
Татарстан һәм Казахстан бергә төшергән «Тарлан» фильмы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең «Тамашачы мәхәббәте» призын яулады.
Кинофестивальнең бүләкләү тантанасы «Тамашачы мәхәббәте» призын тапшырудан башланып китте. Бүләкне Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Ришат Хәмидуллин тапшырды.
Ул Казан кинофестиваленен республика тормышындагы ролен билгеләп үтте. «Ибн Фадлан» фильмына ни дәрәҗәдә кызыксыну зур булуын ассызыклады.
Призны режиссер Юлия Захарова, фильмның Казахстан Республикасындагы генераль продюсеры Алмагөл Тлеуханова һәм төп герой Закир ролен башкарган Бекежан Маясаров кабул итеп алды.
«Пирамида» үзәгендә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы бара. Владимир Хотиненко җитәкчелегендәге жюри фестиваль лауреатларын игълан итәчәк.
- Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7 – 11 сентябрь көннәрендә үтте.
- "Тарлан» – классик татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» фильмы буенча төшерелгән фильм. Ул Казахстан һәм Татарстан копродукциясе буларак төшерелде. Фильмның төп өлеше – Казахстанда, сабантуй кадрлары Татарстанда төшерелде.
- Татарстан ягыннан фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова. Фильм төшерү проектын Миләүшә Айтуганова һәм режиссер Илшат Рәхимбай тәкъдим иткән иде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында фильмны төшерүче режиссер алышты – аны Юлия Захарова төшерде.