Актаныш районының Түбән Яхшый авылында яңа төзелгән «Мирзаһит» мәчете ачылды
Актаныш районының Түбән Яхшый авылында яңа төзелгән «Мирзаһит» мәчете ачылды. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.
Мәчетне шушы авылда туып-үскән, шушында яшәп, фидакарь хезмәт куйган Мирзаһит Мирзаяновның уллары төзеткән.
Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин районда барлыкка килгән 58 нче мәчетне төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, аларга үзенең рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә өндәп намазлыклар бүләк итте.
Бүген «Мирзаһит» мәчетендә беренче азан яңгырады. Мәчеткә имамлык итү ышанып тапшырылган Чишмәбаш авылында яшәүче Рим Галимәрданов авыл халкын, килгән кунакларны җомга намазына чакырып изге Коръән сүрәләрен укыды.
Түбән Яхшый авылы халкы да мәчеткә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тели. Аерым гаиләләр, Коръән ашлары вакытында җыелган сәдакаларны мәчеткә тапшырдылар, диелә хәбәрдә.