«UenFest» Татарстан халыклары уеннары фестивалендә Кукмараның «Инвожо» коллективы җиңде
«UenFest» II төбәкара Татарстан халыклары уеннары фестивалендә Кукмара районының «Инвожо» фольклор коллективы җиңүче булды. 16-19 сентябрьдә коллектив Сочи шәһәренә һәм Россиянең иң яхшы паркларының берсе – «Сочи паркы»а барачак. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
«UenFest» традицион уеннар фестиваленең йомгаклау этабы 1 июньдә Казан Кремле территориясендә узды. Бәйге финалистлары актив халык уеннарында ярыштылар, жюри һәм тамашачылар өчен үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр һәм фестиваль кунаклары белән берлектә интерактив программада катнаштылар, диелә хәбәрдә.