Фәрит Мөхәммәтшин Абай өлкәсе акиме Нурлан Уранхаев белән очрашты
Бүген Казахстанның Семей шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Абай өлкәсе Хакиме Нурлан Уранхаевның очрашуы узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, шулай ук мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бүген узачак I Халыкара Иртыш буе Сабан туе да очрашуның төп темасы булды.