Башкортстанда Бал бәйрәме үтә
10 сентябрьдә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылының Сабантуй аланында традицион «Пчелотуй» уза. «Башинформ» шул турыда яза.
Республикага тәҗрибә уртаклашырга Оренбург, Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасыннан умартачылар килде.
Умартачылар тармакның киләчәге, шулай ук актуаль проблемалар турында фикер алышачак. Бәйрәмне оештыручыларның берсе Марат Зәйруллин хәбәр иткәнчә, форумда ярминкә һәм бал бәйгесе, рәсемнәр конкурсы, шулай ук концерт була.