Татарстан археология буенча үз дәреслеген әзерли: укыту әсбабы 2025 елга чыгачак
Татарстанда 2023 елда югары уку йортлары өчен «Урал-Идел буе археологиясе» дәреслеген бастырып чыгаруга әзерлек эшләре башланачак. Аны 2025 елга тәмамларга ниятлиләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов белән әңгәмә барышында Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков шул турыда сөйләде. Очрашу «12 нче кат» проекты кысаларында узды.
«Дәреслек бер томда булачак. Ә андагы мәгълүмат укыту материалы буларак тәкъдим ителәчәк», – диде Ситдыйков.
«Идел-Урал археологиясе» дип исемләнгән җиде томлы фәнни басманы Халиков исемендәге Археология институты соңгы алты елда эшли, һәм бу бурыч ахырына якынлаша. Әлеге хезмәтне әзерләүдә Урал һәм Идел буе төбәкләреннән йөзгә якын белгеч катнашты.
«Ул борынгы заманнардан урта гасырларга кадәр чорны үз эченә ала. Бүгенге көндә ул советлар чорыннан соңгы дәвердә илебез археологиясендә гомумиләштереп эшләнгән иң зур хезмәтләрнең берсе. Бу эш – төбәкнең заманча тарихын нәкъ менә археологик материал нигезендә күзаллау», – дип аңлатты Археология институты директоры.