Казанда өлкән яшьтәге ханымның киеменә ашарга пешергәндә ут капкан, ул хастаханәдә үлгән
Казанның Тинчурин урамындагы фатирда янгын чыккан. Бу турыда бүген иртәнге 7.11 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Билгеле булганча, 70 яшьлек әбинең киеменә ашарга пешергән вакытта ут капкан. Аның тәне пешкән. Хастаханәдә табиблар аны коткарып кала алмаган.