Ркаил Зәйдулла Дагыстанда кумык шагыйре Әнвәр Аҗиевның музеенда әдәби очрашуда катнашты
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Дагыстанда бөек кумык шагыйре Әнвәр Аҗиевның музей-йортында узган әдәби очрашуда катнашты. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Әнвәр Аҗиев Дагыстан АССРның халык шагыйре. Аның иҗатына Г.Тукай шигърияте зур йогынты ясый. Ул Тукай шигырьләренә нәзыйрәләр яза, аларны кумык теленә тәрҗемә итә.