Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее электрон энциклопедия тәкъдим итте
Лениногорск районының Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранннары турында хәтер мәңге сакланачак. Шушы көннәрдә Туган якны өйрәнү музее үзенчәлекле электрон энциклопедия тәкъдим итте. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Музей Президент фондының мәдәни инициативалар конкурсында җиңеп, шушы проектны тормышка ашыра алды. Грант акчасына музей интерактив комплекс булдырган. «Үлемсез полк сөйли» электрон энциклопедиясе» проектын тормышка ашырып, ветераннар, сугышчылар турында җыелган мәгълүматлар, материаллар һәркем өчен уңайлы булган. Хәзер бар мәгълүмат – музейның Хәтер залында урнашкан электрон китапта.
Музей директоры Нэля Галиева әйтүенчә, электрон китап һәрвакыт тулыландырылып торачак. Яңа исемнәр табылачак, мәгълүматлар тапшырачаклар.
«Электрон энциклопедиядә, Хәтер китабыннан аермалы буларак, фронтта һәлак булганнарны гына түгел, сугыштан кайтучылар турында да мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук монда гражданнар сугышында, 21нче гасырның локаль сугышларында һәм хәрби вакыйгаларда катнашучылар мәгълүматы да кертеләчәк», – дип сөйләде Нэля Галиева.
Моннан тыш электрон китапка Бөек Ватан сугышында катнашып, аннан соң язмыш җилләре безнең якларга китергән кешеләрнең дә мәгълүматы керәчәк, алар бит йә нефть чыгарырга, йә шәһәр төзергә килгәннәр. Тагын шунысы уңайлы: әгәр китапта язылган төгәлсезлекләр булса, кайбер урыннарда төзәтү кирәк булса, аны төзәтү мөмкин түгел, ә монда барысын да үзгәртеп була.
Музей белгече Фәһимә Минязева әйтүенчә, алар шул исемдәге, ягъни «Үлемсез полк сөйли» проекты буенча эшне 2020 елда башлаганнар иде. Хәзер, музей сайтында 600дән артык ветеранның тарихы җыелган һәм алар барысы да сайтта бар.
«Музейда 2 меңнән артык ветеранның анкеталары да бар, алар да ярдәмгә килә. Кайбер солдат турында мәгълүматлар бик аз, бөтенләй юк диярлек. Ул очракта без туганнары белән элемтәгә керәбез, хатирәләрне барлыйбыз», – диде Фәһимә Минязева.
Электрон китапка мәгълүмат туплауда шәһәр һәм район ветераннар советы, китапханәләр, Пенсия фонды, авыл җирлекләре булышкан. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр дә ярдәм иткән. Әйтик, Фиалка Бикбова әтисе һәм әтисенең туганнары турында бай мәгълүмат китергән. «Алар 7 туган булган. Барысы да сугышта катнашкан. Әти – Миргасим Зәйдуллин. Аңа сугыштан исән-сау кайтырга насыйп була. Ә менә Бәкер абый хәбәрсез югалган. Миншәһит абый сугышның беренче көннәреннән үк Ленинград сугышында катнашкан. Шунда сентябрьдә һәлак булган. Безгә күптән түгел Пискарев зиратында булып, аның каберен күрү насыйп булды. Бик дулкынландыргыч хисләр кичердек», - дип сөйли Фиалка апа.
Музейга килүчеләрнең барысын да электрон энциклопедия кызыксындырды. Электрон китап белән ничек эшләргә икәнен музей хезмәткәре Айгөл Рәхимова күрсәтеп сөйләде. Ул – сенсор экранлы аппарат, экоанда бүлекләр күрсәтелгән. Әйтик, Бөек Ватан сугышы дигән бүлектән экранга туганыңның фамилиясен, исемен язгач, аның турында мәгълүмат чыга, анда фотолар, документлар, хат нөсхәләре бар.
Электрон энциклопедияне тәкъдим итүдә катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, мондый мөмкинлек безнең бабаларыбызның исемнәре сакланачагына ышаныч тудыра, яшь буынны үз гаилә тарихын өйрәнергә җәлеп итә, эзләнү эшенә кызыксыну уята, диде ул, музейга килгән укучыларга һәм студентларга мөрәҗәгать итеп.