Кайбыч районы мәчетләренә яшелчәләрдән гошер сәдакасы тапшырырга мөмкин
Кайбыч районы мәчетләрендә яшелчәләрдән гошер сәдакасы тапшырырга мөмкин. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.
Кайбыч районында яшәүче мөселманнар ел саен гошер сәдакасы җыеп тапшыра. Әлеге эш быел да районның барлык мәчетләрендә оештырыла. Гошер сәдакәсен 25 сентябрьгә кадәртапшырырга була.
Теләгән кешеләр үз авылларындагы мәчеткә бәрәңге һәм төрле яшелчәләр тапшыра ала. Соңрак алар Картлар йортына, мәдрәсәләргә һәм мохтаҗларга таратылачак, диелә хәбәрдә.