Алабуганың ат спорты мәктәбендә заманча манеж булачак
Алабуганың «Кентавр» спорт мәктәбенең төзелеп килә торган зур манежында хәзер еврогрунт түшиләр. Бу эш белән әлеге өлкәдә зур тәҗрибәле белгеч Валемир Вукович шөгыльләнә. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
«Безнең Германиядәге фирма 30 еллап элек атлы спорт өчен түбәнге сугару яисә юдыртулы система дип аталган мәйданчык уйлап тапты: комлы катламны астан су белән туендыралар, грунт тыгызлана һәм атның тояклары 2-5 сантиметрдан да тирәнгә батмаслык була. Дымландыру махсус компьютер кулланып үткәрелә, аңа тиешле программа бирелә. Шул рәвешле, мәйданның һәр квадрат метрында грунт тыгызлыгы бертөрле була. Комнан тыш, грунтка полипропиленнан торган микрофибра кушылган вак геотукыма өстәлә. Болар барысы сыйфатлы һәм яхшы нәтиҗә бирә», − дип аңлатты белгеч.
Аның сүзләренә караганда, алар Европада, Австралиядән АКШка кадәр, дөньяның иң яхшы спортчылары өчен шундый катлам ясаганнар. Аның уңай ягы җайдак һәм атның иминлеген тәэмин итүдә генә түгел, озакка чыдавында да. Мисалга, манежларның берсендә 13 ел үткәч кенә, ком һәм геотекстиль өстәп, еврогрунтны яңартырга туры килгән.
Әйтергә кирәк, мондый объектлар республикада берничә генә, һәм Алабугадагы манеж — иң олыларыннан берсе. Аны төзүдә карагай, чыршы, нарат агачлары киң кулланыла.
Генераль подрядчы вәкиле, «ДСК КМК 2» ҖЧҖ җитештерү башлыгы Сергей Буданов билгеләп үткәнчә, бу биналарны эшләтә башлауга, ел әйләнәсендә ярышлар үткәреп булачак, чөнки анда кышын да һава температурасы уңайлы була.
«Манежның мәйданы 80гә 25 метр. Валемир белән өченче объект эшлибез. Биредә бөтенесе кырдан тулысынча файдаланырлык итеп төзелгән. Бу мәйданчык гөмбәз рәвешендә, аның радиусы — 70 метрдан артык. Ул агачтан ясалган һәм күп карны да күтәрә алырлык төп каркастан тора, «5нче» карга исәпләнгән. Монда фальцлы (корыч табакларны ялгау) түбә ысулы кулланылган, Россиядә аны сирәк ясыйлар. Бөтен корылма янгыннан саклагыч катнашма белән эшкәртелгән, ул 800 градуста да ике сәгать түзә торган», − дип сөйләде ул.
Төзүчеләр әйтүенә караганда, сентябрьдә алар эшне төгәлләячәк.