Әфган татарлары җыелмасы авыл командалары арасында волейбол буенча ил чемпионы булды
Әфганстанда авыл провинцияләре командалары арасында волейбол буенча чемпионат узды. Ярышларда иң көчле 10 команда катнашты. Беренче урынны Саманган провинциясе командасы яулаган. Әлеге команда «Нур аль-Мударис (Тапайе Татарха) мәдрәсәсе шәкертләреннән һәм мөгаллимнәреннән төзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Әфганстан Татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар хәбәр итте.
Әфганстанның спорт федерациясе крикет, футбол клубы, баскетбол, волейбол, гольф, гандбол, бокс, тхэквондо, авыр атлетика, бодибилдинг, җиңел атлетика, тимераякта шуу, боулинг, снукер, шахмат кебек спорт төрләрен пропагандалый. Шулай ук әфган яшьләрен сноубординг, скейтбординг и мотокросс экстремаль спорт төрләре дә кызыксындыра.
«Безнең мәдрәсәдә әти-әниләре авыр тормышка юлыккан 400дән күбрәк бала һәм ятим балалар укый. Бу балалардан торган җыелма команда уенның катгый стилен үстерә. Аларның буйлары озын түгел, әмма алар бик яхшы сикерә. Һәм алар һәрвакыт көндәшләрен хаталанырга мәҗбүр итә. Алар Россия волейбол мәктәбен узган дип әйтергә була», – диде Кабулдагы Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.