Казан мэры: Җылылык беренче чиратта газсыз йортларга биреләчәк
Казан мэры Илсур Метшин 12-16 сентябрьдә газ сүндерелгән торак йортларны җылылык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. Эшлекле дүшәмбедә ул кирәкле карарлар кабул итү өчен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенә һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итте.
Башкала мэры сүзләренчә, Казанның социаль учреждениеләрендә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләргә җылылык бирү аларның җитәкчелеге гаризалары буенча башланачак.
Газ бирүне туктатып тору Горький шоссесын алты полосага кадәр киңәйтү эшләре белән бәйле. Бүген эшчеләр суүткәргеч, электр белән тәэмин итү һәм тышкы яктырту челтәрләрен үзгәртеп коруга кереште.
«Горький шоссесында газүткәргеч чыгаруга бәйле рәвештә, без «Казаньгоргаз» белән бергә халыкның уңайлы һәм имин яшәвен кабат тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Хәзерге вакытта газ бирү туктатылган, барлык эшләр график буенча бара. Газ булмаган чорга түләүләр бәясенә кабаттан исәпләү башкарылачак», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Җылылык җибәрү чорында район администрацияләрендә һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитетында кайнар линияләр эшли башлаячак, җылы җибәрү процедураларының графигы чыгачак. Моннан тыш, халык «Ачык Казан» системасында да гариза калдыра алачак.
Моңа кадәр «Татар-информ» Казанда җылылык бирү сезонын билгеләнгән температура җиткәнче үк башларга әзер булуларын әйткән иде.