Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгын Татарстан алдындагы казанышлары өчен бүләкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде.
Хаҗиповка бүләк «районның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бирелә, диелә Татарстан Президенты карарында.
Хаҗипов Теләче районын 2020 елның сентябреннән бирле җитәкли. Элегрәк ул район башкарма комитеты җитәкчесе (2019 елдан 2020 елга кадәр) һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары булып эшләгән иде (2003 елдан 2019 елга кадәр).