Казанда ир һәм хатын газ белән агуланып үлгәннән соң прокуратура тикшерү башлады
Казанның Идел буе районы прокуратурасы Тынычлык бистәсенең шәхси йортында гаилә парының газ белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә.
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, иртәнге уннар тирәсендә уллары 72 яшьлек әнисенең һәм 75 яшьлек әтисенең мәетенә тап булган. Ул ашыгыч ярдәм хезмәтләренә шалтыраткан һәм өйдә газ исе сизелүен әйткән.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосы белгечләре профильле белгечләр белән бергә килеп чыккан хәлләрне һәм сәбәпләрне ачыклый.
«Шулай ук прокуратура йорт эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк. Күзәтчелек чаралары йомгаклары буенча прокурор реакциясе чаралары билгеләнәчәк», - дип өстәде Руслан Галиев.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Горгаз» авария бригадасы хезмәткәрләре газ казаны эшләгән йортта төтен чыгу юлы ябылган булганлыгын ачыклаган.
«Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – төтен чыгу юлының ябык булуы», – дип өстәделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.