Октябрьдә Россиядән Бангкокка туры рейслар ачыла
30 октябрьдән Мәскәү белән Бангкокны туры авиарейслар тоташтырачак. Бу хакта мәгълүмат «Аэрофлот» сайтында барлыкка килде. Әлегә билетлар сатылмый.
Шереметьево аэропортыннан самолетлар 22.20 сәгатьтә оча, ә Таиланд башкаласына 11.40 сәгатьтә килеп җитә. Туристлар киредән Шереметьевога 13.35 сәгатьтә оча алачак. Мәскәүгә төшү вакыты 19.50 сәгатькә планлаштырылган. Пассажирларны Airbus A330-300 лайнерлары йөртәчәк.
Моннан тыш, авиакомпания Пхукетка рейслар санын тәүлегенә ике тапкырга арттырачак.