Казанда Мамадыш трактында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер әби үлгән
Бүген иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Мамадыш трактында булган юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер әби үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Opel машинасы 70 яшьлек әбине бәрдергән. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул юлны тиешле булмаган җирдән чыккан. Җәяүлегә бәрелгәннән соң, җиңел машинага Volkswagen машинасы бәрелә, соңгысына – Mercedes.
«Ашыгыч ярдәм күрсәтү табиблары әбине хастаханәгә алып киткәннәр, әмма берникадә вакыттан соң ул үлгән. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана», – диделәр ЮХИДИда.