Ульяновск өлкәсендә җәмәгать транспортында битлек кию режимы кертелде
Җирле Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы 1,5 айда төбәктә коронавирус йоктыру күрсәткечләре 10 тапкырга арткан.
Ульяновск өлкәсендә җәмәгать транспортында, даруханә һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында мәҗбүри битлек кию режимын керттеләр. Шул ук вакытта халык күп җыела торган урыннарда ул тәкъдим формасында гына. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аңа кадәр гражданнар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә битлектән йөрергә тиеш иде. «13 сентябрьдән гамәлдәге чикләүләргә өстәмә рәвештә җәмәгать транспортында, даруханә һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында битлек режимы кертелә», – диелә әлеге хәбәрдә.
Җирле Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы 1,5 айда төбәктә коронавирус йоктыру күрсәткечләре 10 тапкырга арткан.
Covid-19 йоктыру очраклары арту сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август башында хезмәт коллективларында битлек киюне активлаштырырга кушты. Шул ук айда республика җитәкчесе коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оперштаб эшен яңадан эшләтеп җибәрде.