Яшел Үзән районында җылылык бирә башладылар
Бүген Татарстанның Яшел Үзән районы уку йортлары һәм социаль объектларына җылылык бирә башладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына район администрациясендә хәбәр иттеләр.
Тиешле күрсәтмәләрне район башлыгы Михаил Афанасьев биргән.
Җылыту сезонына социаль өлкәнең 252 объекты әзер. Җылылык бирү уртача тәүлек температура +8 градуска җиткәч башлана.
Яшел Үзән районында үзәк җылыту системасы аша тәэмин ителә торган 696 күп фатирлы йорт бар. Шуларның 99% проценты җылылык бирүгә әзер. Быел Яшел Үзән шәһәрендә һәм районында гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасына 32 йорт кергән дип, муниципалитетның матбугат хезмәтендә ачыклык кертелде.