Татарстанда компания хезмәткәрләренә 2 млн сум хезмәт хакы бурычы түләнгән
Прокуратура ярдәме белән Татарстандагы компания хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча булган 2 млн сум бурычны түләгәннәр.
«Инженерный центр "Гамма"» компаниясе 2022 елның гыйнварыннан август аена кадәр 22 хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч суммасы 2 млн сумнан артып китә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Прокуратура фирма җитәкчелеге адресына хокук бозуларны бетерү турындагы күрсәтмә җиткерә. Компания директорына хезмәт хакын түләмәү турында административ эш кузгатыла.
Эшкә күзәтчелек органы кушылганнан соң, хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләнде.