Казан янындагы кырда җиңел машина янып беткән
Питрәч районындагы Богородское һәм Көек авыллары арасында кырда җиңел машина янып беткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте
Юлда «Renault» машинысының моторына ут каба. Нәтиҗәдә машина янып бетә. Янгын мәйданы 5 кв.метрны тәшкил итә. Зыян күрүчеләр юк.
Фаҗига транспорт чарасының механизм системаларының дөрес эшләмәве аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.