Казан пляжында ике тонна чүп-чар җыйганнар
«Чистые игры» акциясе катнашучылары Казан пляжында 2 тонна чүп җыйдылар. Узган ялларда битараф булмаган 130 кеше «Түбән Заречье» пляжы территориясен җыештырды. Чүп-чарны җыю «Чистые игры» квест-уен форматында узды, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте.
Сәгать ярым вакыт эчендә 196 капчык чүп җыелган. Шуларның 130ын кабат эшкәртүгә җибәрәчәкләр. Шулай ук активистлар 528 кг автомобиль покрышкасы җыйды. Ул да икенчел чималга озатылачак.
Активстлар чүп-чар җыйдылар, пирог белән чәй эчтеләр. Аларга истәлеккә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.