Ярлылык дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиянең башка субъектлары арасында бишенче урында
Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча ярлылык дәрәҗәсе 6,2 процент тәшкил итә, ә гомумроссия күрсәткече – 11 процент. Бу күрсәткеч буенча республика ил субъектлары арасында 5нче урынны алып тора. Бу турыда Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча ярлылык чиге бөтен халык өчен 10 мең 112 сум һәм эшкә яраклы халык өчен 10 мең 776 сум тәшкил иткән. Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, пенсионерлар өчен бу күрсәткеч 8 мең 134 сум дәрәҗәсендә. Быел ярлылык дәрәҗәсе максатчан билгеләнеше буенча 6 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән. «Әлеге күрсәткечкә ирешмәү куркынычы фаразланмый», – дип төгәлләштерде Нигъмәтуллин.
Халык саны турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Аның мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 августына республикада 3877,9 мең кеше исәпләнә. Әмма ел азагына кадәр бу мәгълүматлар халык санын алудан чыгып төгәлләштереләчәк, аның нигезендә республика халкы 4 млн 4 мең 809 кеше тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин агымдагы елда россиялеләрнең ярлылык дәрәҗәсен һәм халыкның керем буенча тигезсезлеген киметү бурычын куйды.