Татарстанның Ютазы районында яңа прокурор билгеләнде
Татарстанның Ютазы районы прокуроры итеп Александр Микеркин билгеләнде. Ул бу вазифага Россия Федерациясенең Генераль прокуроры боерыгы белән куелды. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Бүген республика прокуроры Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Александр Микерин Мари Элда туган. 1991 елда Казан дәүләт униыерситетының юридик факультетын тәмамлый. Прокуратура органнарында хезмәт юлын 1991 елда Казанның Вахитов районы прокуратурасы стажеры вазифасында башлый.
Соңгы биш елда Александр Микерин Казанның Авиатөзелеш районы прокуроры иде.