Казанның күпфатирлы йортларына җылылык җибәрүне 20 сентябрьдә башларга ниятлиләр
Казанның күпфатирлы торак йортларына җылылык бирүне 20 сентябрьдә башларга җыеналар. Бүгенге көндә социаль өлкәдәге 209 объект — 162 балалар бакчасы, 35 мәктәп, 8 хастаханә һәм башка биналар җылытыла. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин киңәшмәдә хәбәр итте.
Ул җылылык бирү сезоны башланганчы социаль объектларның гаризалар нигезендә җылытылуын ачыклап үтте. «Социаль объектларга җылылык җибәрүгә барлыгы 454 заявка кабул ителде. Алдагы көннәрдә аларның барысына да җылылык җибәреләчәк», – дип яза Гыйниятуллин сүзләрен Казан мэриясе порталы.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, бүгенге көндә 5,8 меңнән артык күпфатирлы йорт җылыту чорына әзер. Бу сан Казандагы торак фондының 98,6 процентын тәшкил итә. Бу атна ахырына кадәр 98 йорт әзерлек паспорты алырга тиеш.
«Татар-информ» Чаллыдагы балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм медицина учреждениеләрен җылыта башлаулары турында хәбәр иткән иде.