Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2022

Казан кооператив институтында Әлфия Нурхәмитованың калфак тегү-чигү остаханәсе узган

0
Казан кооператив институтында Әлфия Нурхәмитованың калфак тегү-чигү остаханәсе узган

Рәссамның «Колакча чигү сәнгате» күргәзмәсен Нәҗип Нәккаш «мәңгелек эшләр» дип бәяләгән.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам Әлфия Нурхәмитованың шәхси күргәзмәсе ачылды.

«Рәссам иҗат иткән һәр сәнгать әсәренең үз тарихы бар. Әлфия ханым милли хәзинәләребезне үз әсәрләре аша яшәтә, киләчәккә илтә. Сәнгатькәрнең эшләре Мәскәү, Кырым күргәзмәләрендә урын алган, чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана. Әлфия Нурхәмитова кызы күргәзмә ачылышына килгән һәркемгә мастер-класслар үткәрде», - диде»Татар-информ» хәбәрчесенә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Күргәзмә һәм остаханә ачылышында Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Лилия Муллагалиева чыгыш ясаган. «Бүген бирегә рәссамның якын дуслары, иҗатташлары килгән иде. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназия укучыларының ак калфаклар киеп килүләре аеруча күңелгә рәхәтлек бирде. Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы студентлары, педагоглары колакча чигү серләренә өйрәнде», - диде Флюра Абдуллина.

Рәссамга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатын «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе Камилә Зәйнуллина тапшырган. Татар ядкярләре оешмасыннан Зәлия Брусько рәссамның эшләренә соклануын җиткергән. «Профессиональ рәссам күңел түрләреннән чыгып эшләгәнлеген күреп була һәм аның эшләре мәңгелек», - дип бәяләде рәссамның эшләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш.

«Матур күргәзмә. Яхшы урында оештырылган. Колакча чигү остасы үз әсәрләрен яхшы итеп тамашачыга тәкъдим итте. Институт коллективына рәхмәт. Рәссамга иҗат уңышлары телим», - диде Татарстан Рәссамнәр берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиһабиев. «Казан кооператив институты студентлары рәссамны алкышларга күмде», - диде үзәк җитәкчесе.

  • Әлфия Нурхәмитова XIX гасырда татар милли чигү-аппликациясен торгызучыларның берсе. Әлеге техника белән ул калфакларны бизи, 2017 елда «Татарстанның иң яхшы этнографик сувениры» номинациясендә финалист була. Декоратив панно, тырнакны алмалау техникасындагы калфаклар Мәскәү, Кырымдагы күргәзмәләрдә булган, эшләрнең бер өлеше Төркиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.
  • Әлфия Нурхәмитова – Татарстан Республикасында «Туфан укулары» конкурсының баш оештыручысы. Хәзерге вакытта «Аксубай районы авыллары», «Аксубай районы мәчетләре» кебек масштаблы проектлар өстендә эшли.




Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран





Москва

Сценарии для любого торжества, праздника, корпоратива - квесты, ролевые игры, конкурсы. Ищем авторов сценариев.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о строительстве трех станций новой Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Госцирк Бурятии возглавил Тудуп Батуев: Театр и цирк, Культура, Россия




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге

Пензенские регбистки выиграли первенство России


WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Прокуратура организовала проверку по факту пролета воздушного судна над трассой М-8 в Подмосковье



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России