Горький шоссесының беренче чиратын реконструкцияләүгә 6 млрд сумнан артык акча тотылачак
Казанның Киров районында Горький шоссесының беренче чиратын реконструкцияләүгә 6 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.
Документлар буенча эшләр Музыкальная урамыннан М7 «Волга»трассасына кадәр алып барылачак. Бу эшкә акча Татарстан бюджетыннан этаплап биреләчәк. Әйтик, быел ярты миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла, киләсе елда — 4,7 млрд сум, ә 2024 елда — 823 млн сум.
Проектның заказчысы - «Главтатдортранс», ул подрядчыны агымдагы елның 5 октябрендә билгели. Эшләр 2024 елның 26 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Элегрәк Казанда Горький шоссесының икенче чиратын реконструкцияләүгә 5,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Әлеге проект буенча «Күперләр һәм юллар» компаниясе подрядчы булды.