Татарстанның 20дән артык районы фермерлары Казан ярминкәләренә продукция китерәчәк
17 сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Үз продукциясен 22 район фермерлары һәм Татарстанның 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре тәкъдим итәчәк. Казанлылар өчен иртәнге алтыдан көн уртасына кадәр 15 сәүдә мәйданчыгы эшләячәк.
«Ярминкәләрдә арзан бәяләрдән яшелчә һәм ит продукциясен, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алырга мөмкин», – диелә Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авиатөзелеш районында ярминкәләр Дементьев урамы 7нче йорт янында, Беломорск һәм Гудованцов урамнары чатында һәм Ленинград урамы, 27 йорт адресы буенча булачак.
Вахитов районында Татарстан урамы, 53 һәм Чехов урамы, 2 адреслары буенча ярминкә оештырыла. Киров районында яшәүчеләр Краснококшайская урамы, 150/2, Революция урамы, 12 һәм Батыршин урамы, 20 адресы буенча үзләренә кирәкле товарларга килә ала.
Яңа-Савин районында Ямашев, 71а һәм Лаврентьев, 10, ә Идел буе районында Зорьге, 66 (корпус 1) һәм Фучик, 72 урамнарында ярминкә мәйданчыклары эшләячәк. Совет районында яшәүчеләр Аграр, 2 («Казан» агропаркы) һәм Липатов урамнарындагы ярминкәләргә килә ала.
«Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында ярминкә эшли.
Быел көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә башланды һәм 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.