Башкортстан педагогы «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсы финалисты булды
Уфаның 107нче лицееның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Мирас Ишдәүләтов «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалистлары арасына керде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.
Конкурс Ставрополь краенда уза һәм 18 сентябрьдә тәмамлана. Мирас Ишдәүләтовка илнең төрле төбәкләреннән килгән 69 хезмәттәше белән көндәшлек итәргә туры килде, һәм хәзер тагын биш финалист белән көрәшергә туры киләчәк.