Тайваньның көньяк-көнчыгышында 7,2 магнитудалы җир тетрәү булган
Тайваньның көньяк-көнчыгышында зур җир тетрәү булган. Утрау хакимияте аның магнитудасын 6,8, ә АКШ Геология хезмәте 7,2 дип бәяләде. Хәзерге вакытта һәлак булучылар турында мәгълүмат юк, дип хәбәр итә РБК.
Беренче җир асты тирбәлешләре Мәскәү вакыты белән 9.44 сәгатьтә теркәлгән. Җир тетрәүнең үзәге Юйцзин районында булган, учак 10 чакрым тирәнлектә яткан, дип билгеләп үтә ТАСС.
Җир тетрәү аркасында утрауның көнчыгышындагы Хуалянь уездында азык-төлек кибете җимерелгән. Ике кеше җимерекләр астында калган, дип хәбәр итә «Рейтер» агентлыгы.