2022 елгы Мәскәү Сабан туе баш батыры дөнья чемпионы булды
8 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә Үзбәкстан Президенты призына билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Бәйгедә 2022 елгы Сабантуй батыры Эмиль Низаметдинов та катнашкан. Ул 90 кглы үлчәүдә чемпион булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
«Мин Нижгар өлкәсенең Рыбушкино авылында тудым. Мәктәптә укыганда ук көрәш белән шөгыльләнеп Сабан туйларда катнаша идем. Анда мине тренер Сергей Штырков күреп алды һәм Мәскәүгә күчәргә тәкъдим итте. Минем беренче тренерым танылган Россия һәм дөнья чемпионы Хәннән Мусин булды», – ди ул.
Эмиль Низаметдинов профессиональ рәвештә көрәш белән шөгыльләнә. Ул Россия җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионатында катнашып, призер булган.
«Билбауларда көрәш ул – милли спорт төре. Минем татарларның спорт традицияләре үсешенә һәм аның саклануына үз өлешемне кертәсем килде. Халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәп, кагыйдәләрсез көрәшкә күчәсем килә. Дөнья чемпионатларында чыгыш ясаганда, мин Россия һәм татарлар данын яклыйм», – ди көрәшче.