Ростов-Дон шәһәрендә түләүсез татар теле дәресләре башланды
Ростов-Дон шәһәрендә 18 сентябрьдә 10:30 сәгатьтә татар теле һәм ислам нигезләре буенча түләүсез дәресләре үтте. Дәресләр Обский урамы, 122/1 йорты буенча урнашкан яңа татар мәдәни үзәгендә була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
«Якташлар» татар-башкорт мәдәният үзәге активистлары озак еллар буе Ростов татарларының үз туган телләрен һәм диннәрен бушлай өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен тырышып эшләделәр. Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр, диелә әлеге хәбәрдә.