Бурычын ялган акча белән түләгән татарстанлыга шартлы срок бирделәр
Татарстанда Питрәч районында яшәүче 32 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Ул ялган акча бастыруда, саклауда, ташу һәм сатуда гаепле дип табылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта 2020 елның декабрендә ир-атның ике ялган биш меңлек банкнота сатып алуы ачыкланган. Берсе белән кибеттә түләгән, икенчесе белән күршесенә бурычын түләгән.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аны өч ел һәм алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.