Татарстан мөфтияте Русия үзәк диния нәзарәтенә керү мәгълүматын кире какты
Уфаның беренче җәмигъ мәчетендә җомга намазында вәгазь сөйләгәндә Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин "Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм аның барлык 1,5 мең мәчете Русия үзәк диния нәзарәтенә керергә теләвен игълан итте", дип белдергән иде.