Рөстәм Миңнеханов Иранда Якын Көнчыгыштагы иң зур энергокомпаниядә булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Mapna Turbine Engineering заводында булды. Ул - Якын Көнчыгышта һәм Көнбатыш Азиядә энергетика тармагында Иранның иң зур генераль подрядчысы. Бу Ирандагы электр станцияләре өчен төп җиһаз җитештерүче.
Компаниянең газ, пар, җил турбиналары һәм компрессорлар, электродвигательләр, альтернатор, контроль-үлчәү приборлары, бойлерлар, резервуарлар һ.б. җитештерү өчен куәтләре һәм технологияләре бар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегациягә производствоны күрсәттеләр һәм технологияләр белән таныштырдылар.