Аналитик Сыроваткин: Акчаларны долларда һәм еврода саклау куркыныч
Россиялеләр өчен акчаларын долларда һәм еврода саклау көннән-көн куркынычрак була бара. Беренче чиратта, дус булмаган илләрнең валютасы ышанычсыз, өстәвенә, керем дә китерми, дип сөйләде «Открытые инвестиции» глобаль тикшеренүләр бүлегенең әйдәп баручы аналитигы Олег Сыроваткин.
Аның сүзләренчә, доллар һәм евродагы банк кертемнәре буенча ставкалар минималь, ә аларны исәп-хисап һәм брокер счетларында саклаган өчен еш кына түләргә туры килә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
Моннан тыш, чит ил валюталары белән счетлар санкцияләр аркасында туңдырылырга мөмкин. Сыроваткин искәртеп узганча, 8 августта Президент Владимир Путин имзалаган указ чикләүләр астына эләккән банкларга клиентлар алдында үз йөкләмәләрен чит ил валютасында үтәүне туктатырга мөмкинлек бирә.
Эксперт сүзләренчә, Россия Федерациясендә икътисадны һәм финанс системасын дедолларизацияләү һәм девалютизацияләү курсы сайланган. Шуңа күрә үз акчаларыңны дус булмаган илләрнең валюталарында үз акчаларын саклау вакыт узу белән отышсызрак һәм куркынычрак булачак.