Тинчурин театры ике спектаклен Мәскәү тамашачысына күрсәтәчәк
Тинчурин театры үзенең үткән сезондагы ике премьерасын Мәскәүгә алып барачак.
«26-27 октябрьдә театр Мәскәүдә чыгыш ясый. Мәскәүләр Регина Саттарова Салават Юзеев пьесасы буенча куйган «Кияү урлау» һәм Илгиз Зәйниевнең «Мәдинә» спектакльләрен карый алачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театр спектакльләрен «Москонцерт холл» сәхнәсендә күрсәтәчәк.