Ирина Волынец балаларга вейпларның никотинсыз катнашмаларын сатуны тыюны сорый
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балигъ булмаганнарга вейпларның никотинсыз катнашмаларын сатуны тыюга ирешергә тели. Балалар омбудсмены үз мөрәҗәгатенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар сәламәтлеген тикшерү милли үзәгеннән җавап алган.
«Балигъ булмаганнарның вейплар куллануын чикләү (туктату) максатында законнарга үзгәрешләр кертү мөһим дип саныйбыз», – диелә учреждение директоры Андрей Фисенко имзалаган җавап документында.
Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта вейплар мәҗбүри сертификацияләнми, электрон сигарет катнашмаларында төрле химик матдәләр нормалары эшләнмәгән. Аерым фәнни тикшеренүләр генә бар, аларда язылганча,катнашмаларны куллану нәтиҗәләре никотинлы тәмәке тартудагы кебек үк ачык түгел.
«Җитештерүчеләр чагыштырмача куркынычсыз дип атый торган никотинсыз вейпларда бик күп потенциаль зарарлы әйберләр бар, ә еш кына кеше сәламәтлеге өчен көтелмәгән эффектлар китерә», – диелгән медицина тикшеренү үзәге әзерләгән документта.
«Татар-информ»га Волынец Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусовның балаларга вейплар сатуны тыю тәкъдимен хуплавын әйтте.